news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

УНИКС баскетбол клубы ВТБ лигасының лидеры булды

Казанлылар овертаймда Пермьнең "Парма"сын 105:98 исәбе белән җиңде.

(Казан, 26 декабрь, “Татар-информ”, Сергей Гаврилов). Казанның УНИКС баскетбол командасы кичә Пермьдә овертаймда җирле “Парма” командасын 105:98 исәбе белән җиңде. Ун җиңү һәм бер җиңелү белән Казан клубы кимендә бер тәүлеккә ВТБ лигасы лидерына әверелде.

Уен Сочи янында ТУ-154 очкычы авиаһәлакәтендә һәлак булучыларны бер минутлык тынлык белән искә алудан башланды.

УНИКС “Парма”ны өстәмә бирелгән биш минутта җиңде.

8 гыйнварда казанлылар Краснодарда “Локомотив-Кубань” белән уйнаячак.

“Парма” (Пермь) – УНИКС (Казан) – 98:105 ОТ (23:19, 21:23, 21:24, 27:26, 6:13).

Иң нәтиҗәлеләр: “Парма” – Анджушич (40), Винник (14), Буланов (14), Чернов (11); УНИКС – Джонсон (34), Колом (20+8 подборов+12 передач), Каймакоглу (19), Параховский (15).
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100