news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

УНИКС баскетбол клубы Сербия уенчысы белән килешү төзеде

Һөҗүм итүче сакчы Казанга Пермь клубыннан күченде.

(Казан, 8 гыйнвар, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Казанның УНИКС баскетбол клубы Сербия уенчысы Данило Анджушич белән килешү төзеде.

25 яшьлек сакчы бу сезонда Пермьнең "Парма" командасы өчен чыгыш ясады. Данило Анджушич УНИКС белән килешүне 1+1 схемасы буенча төзегән. Хәзер ул медицина тикшеренүе уза, килешү шуннан соң гамәлгә керәчәк.  

Исегезгә төшерәбез, бу сезонда УНИКС баскетбол командасының берничә әйдәп баручы уенчысы имгәнде. Шул сәбәпле УНИКС Евролига һәм Бердәм лига чемпионатында тотрыклы уен күрсәтә алмый.

Соңгы бер ай эчендә Евролига һәм Бердәм лига чемпионатында УНИКС 10 матч уздырды, шуның берсендә генә җиңү яулый алды. Мондый хәлнең клуб тарихында булганы юк иде әле.

9 февральдә Казанга Мадридның “Реал” командасы килә. Уен Евролига даими чемпионаты кысаларында уза.

news_right_1
news_right_2
news_bot