news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

УНИКС баскетбол клубы Сенегал уенчысы белән килешү төзегән

Ул Казан командасында Костас Каймакоглуны алмаштырачак.

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). Казанның УНИКС баскетбол клубы яңа уенчы – 25 яшьлек форвард Морис Ндур белән килешү төзегән. Сенегал баскетболчысы Казан командасы данын сезон азагына кадәр яклаячак.

Морис Ндур – буй озынлыгы 206 сантиметр, авырлыгы 91 килограмм булган уенчы. Сенегал җыелмасы өчен 2014 елда Дөнья кубогында һәм быел Африка чемпионатында чыгыш ясады.

«Имгәнү сәбәпле озак вакытка Костас Каймакоглуны югалту, команданы башка имгәнүләр эзәрлекләү сәбәпле яңа уенчы алырга булдык. Морис Ндур сакта һәм һөҗүмдә дә безнең системага яраклаша алуына ышанабыз», – дигән клубның рәсми сайтына УНИКСның баш тренеры Димитрис Прифтис. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100