news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

УНИКС баскетбол клубы командага баш тренер эзли

Уңышсыз сезоннан соң Евгений Пашутин белән хезмәттәшлеккә нокта куелды.

УНИКС баскетбол клубы командага баш тренер эзли
Ильнар Тухбатов

(Казан, 22 май, "Таатр-информ"). УНИКС баскетбол клубы командага баш тренер эзли. Кандидатлар исемлегендә 15 остаз бар, дип җиткергән клуб президенты Евгений Богачев "Р-Спорт" агентлыгына.

Исегезгә төшерәбез, узган атна азагында УНИКС баскетбол клубы һәм команданың баш тренеры Евгений Пашутин алга таба хезмәттәшлек турындагы килешүне өзде. Евгений Пашутин соңгы 2,5 елда команда белән җитәкчелек иткән иде.

Әлеге остазның аңа кадәр дә Казанда эшләгәне булды. 2011 елда, мәсәлән, УНИКС әлеге белгеч белән Россия чемпионатының даими өлешен җиңү белән төгәлләгән иде. Бу УНИКСның даими чемпионаттагы беренче һәм бердәнбер уңышы булды. Шул ук елны Евгений Пашутин җитәкләгән Казан командасы ил чемпионаты плей-оффында һәм Бердәм лигада бронза медальгә лаек булды. Сезонның иң мөһим җиңүе – Европа кубогын оту булды.

УНИКСның Евгений Пашутин эшләгән чорда 3 мәртәбә Евролигада да чыгыш ясаганы булды. Шуларның берсендә – 2012 елда УНИКС 1/4 финал раундына кадәр барып җитте.

2012 елда һәм узган сезонда команда Бердәм лигада көмеш медаль отты. 
 
Ә бу сезон команда өчен уңышсыз булды – УНИКС Евролигада плей-офф раундына уза алмады, Бердәм лигада медальсез калды.

news_right_1
news_right_2
news_bot