УНИКС баскетбол Евролигасы квалификациясе раунды финалына чыккан
Хәлиткеч матчта Казан командасы Франциянең "Виллербан" командасы белән очрашачак
(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). Казанның УНИКС баскетболчылары Израильнең "Хапаэль" (Иерусалим) командасын отып, Евролигасы квалификациясе раунды финалына чыккан. Бельгиянең Остенд шәһәрендә узган очрашу 82:71 (16:16, 19:25, 23:13, 24:17) исәбенә тәмамланган.
Бүген 22.30 башланачак финалда УНИКС Франциянең "Виллербан" командасы белән очрашачак. Хәтиткеч матчта җиңүче турнирның төркем этабына чыга. Евролиганың беренче төркем раундында 24 команда чыгыш ясый, аларның 23 е билгеле инде. Катнашучылар арасында Россиядән ЦСКА һәм "Нижний Новгород" бар.
Жирәбә нәтиҗәсендә, квалификациядә җиңүче «А» төркемендә уйный, анда шулай ук «Реал», Төркиянең «Эфес Пилсен», Литваның «Жальгирис», «Нижний Новгород» һәм Италиянең «Динамо» (Сассари) да чыгыш ясый.
ЦСКА Израильнең «Маккаби», Испаниянең «Уникаха», Германиянең «Альбой», Хорватиянең «Цедевита» һәм Франциянең «Лимож» командалары белән "В" төркеменә эләккән, дип хәбәр итә ИТАР-ТАСС.