Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
УНИКС баш тренерлыкка кандидатлар белән сөйләшүне киләсе атнага башлый – Евгений Богачев
Команданың уңышсыз сезоныннан соң клуб җитәкчелеге баш тренер Евгений Пашутин белән килешүне өзгән иде.
(Казан, 5 июнь, "Татар-информ"). Казанның УНИКС баскетбол клубы әлегә баш тренер вазифасына кандидатлар белән сөйләшүләр алып бара алмый. Моның өчен Европада сезонның төгәлләнүен көтәргә туры килә. Бу хакта "Р-Спорт" агентлыгына УНИКС клубы президенты Евгений Богачев белдергән.
"УНИКС үзен кызыксындырган тренерлар белән Европада сезон төгәлләнми торып сөйләшүләр алып бара алмый. Кандидатлар белән киләсе атнага элемтәгә керә башларга планлаштырабыз", – дигән Богачев.

Исегезгә төшерәбез, команданың уңышсыз сезоны – Евролигада плей-оффка юлламасыз, ә Бердәм лигада медальсез калганнан соң клуб җитәкчелеге баш тренер Евгений Пашутин белән килешүне өзгән иде.
Клуб президенты шулай ук сезон төгәлләнү белән Казаннан киткән Америка уенчылары – Коти Кларк һәм Лэтевиус Уильямс белән бәйле вәзгыятькә дә ачыклык керткән.
"Кларк Пуэрто-Риконың "Капитанес де Аресибо" клубы белән кыска вакытлы килешү төзеде. Һәм без аның УНИКСка кире кайту ихтималын кире какмыйбыз. Ә Лэтевиус Уильямска клгәндә, аның белән килешү вакыты чыкты һәм ул командадан китте. Башка вариантлар карала", – дип белдергән ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз