news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уникенче “Түгәрәк уен” фестиваленә унҗиде төбәктән фольклор коллективлары җыелды

Бөтенроссия “Түгәрәк уен” татар фольклор фестивале Казанда өч көн дәвам итәчәк.

Уникенче “Түгәрәк уен” фестиваленә унҗиде төбәктән фольклор коллективлары җыелды
Александр Эшкинин

(Казан, 29 август, "Татар-информ, Гөлия Хәсбиуллина). Кичә Казанда "Крылья Советов" паркында унҗиде төбәктән дүрт йөзләп кеше җыелды. Уникенче Бөтенроссия “Түгәрәк уен” татар фольклор фестивале җырлы-биюле уеннар белән ачылды.

Бирегә Ульяновск, Төмән, Свердловск, Перьм, Самара, Марий Эл, Кырым, Башкортстан, Удмуртия, Мордовия, Омск, Түбән Новгород, Чиләбе, Оренбург, Киров, Пенза һәм Татарстаннан татар фольклор коллективлары килгән.

Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры Алсу Мифтахова сүзләренчә, татар халкының фольклоры юкка чыкмас, чөнки әлеге фестивальда катнашырга теләүчеләр бар. Алар арасында яшьләр дә шактый. Мәсәлән, Пензадан килгән коллективта 14-15 яшьлек кызлар да бар иде.

“Үзебез теләп килдек коллективка, безгә бик ошый”, - ди узган елны әлеге чарада беренче урынны алган Пенза коллективының яшь буын вәкилләре.

“Түгәрәк уен” фестивале 29 августта Ленин исемендәге мәдәни-ял үзәгендә дәвам итәчәк. Коллективларның чыгышларына жюри бәя бирәчәк. Жюрида Раилә Гарипова, Риф Гатауллин, Сәгыйть Хәбибуллин, Геннадий Макаров, Лилия Сәрвәрова, Лилия Яфарова һәм Дәүләт Умеров булачак.

30 августта Бөтенроссия “Түгәрәк уен” татар фольклор фестивале кысаларында “Уйнагыз гармуннар” халык иҗаты фестивале үтәчәк. "Быел аны флэшмоб белән истә калыр дип уйлыйбыз. Сөембикә манарасы кырыеннан Бауман урамының сәгатенә кадәр 1000 гармунчы үтәчәк”, - диде Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең җаваплы оештыручысы Сөмбелә Вәлиәхмәтова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100