news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Унике елда Татарстанда дару урынына акча сайлаучылар саны 14,5 процентка кимегән

Соңгы 12 елда Татарстанда айлык түләү файдасына социаль пакеттан баш тарткан федераль ташламага ия булучылар саны 14,5 процентка кимегән. Бу мәгълүматларны бүген «Татар-информ»да матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева хәбәр итте, дип яза хәбәрче Роман Баданов.

«12 елда Татарстанда баш тартучылар саны 73,5 проценттан 59 процентка кадәр кимеде. Процентның һәр унынчы өлеше артында кеше гомере тора. Федераль ташламага ия булучылар бездә барлыгы 330 меңнән артык», - диде спикер.

news_right_1
news_right_2
news_bot