news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Унике алдынгы Ауропа иленең волейбол командалары көч сынашачак

Унике алдынгы Ауропа иленең волейбол командалары көч сынашачак

(Казан, 28 август, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). 6 сентябрьдән 14 сентябрьгә кадәр Казан, унике Ауропа иле – Словения, Бельгия, Сербия һәм Черногория, Словакия, Украина, Алмания, Россия, Болгария, Италия, Польша, Голландия һәм Франциянең волейбол командалары аренасы булачак.

Беренчелек алтынына дәгъва кылучы Россия җыелма командасы составына, “Динамо – Таттрансгаз-2” өчен чыгыш ясаучы Татарстан волейболы тәрбияләнүчесе Павел Захаров та керә. Беренчелекнең хөкем итүчеләр бригадасын Ауропа Волейбол Конфедерациясе Вице-президенты Ян Хронек (Чехия) җитәкләячәк.

Бүгенге көндә командалар тренировкасы һәм беренчелек уеннары расписаниесе инде билгеле.

news_right_1
news_right_2
news_bot