news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уникаль осталык үзәгендә «Су кызы Айла» татар әкияте тәкъдим ителәчәк

Казан ЦУМында 22 августта рәссам Лилия Гәрәеваның «Су кызы Айла» исемле автор әкиятенең презентациясе узачак. Әсәр татар мифологиясе нигезендә һәм Габдулла Тукайның «Су Анасы» әкияте белән илһамланып язылган. Әкиятне тәкъдим итү чарасы 14:00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә оештыручылар.

Лилия Гәрәева балачак хатирәләренә, төшләренә һәм хыялларына таянып, татарча автор әкиятләре иҗат итә һәм аларны иллюстрацияли.

«Мин балачакта Су Анасы белән дуслашырга хыяллана идем. Бу образ мине һәрвакыт үзенә тарта иде. Еллар узгач, мин шул балачак хыялына кире кайтырга һәм үз тарихымны язарга булдым. Бу хикәя Айла исемле кыз, аның дөньясы һәм аның минем өчен балачактан ук таныш булган мифологик образ белән очрашуы турында», – дип сөйли Лилия Гәрәева.

Яңа әкияттә татар мифологиясенең традицион образы яңача күрсәтелә. Автор фольклор мотивларын үзенең фантазиясе белән бәйләп, балалар һәм зурлар өчен яңа хикәя иҗат иткән. Презентациядә Гәрәева әкиятне язу тарихын сөйләячәк, иллюстрацияләрен күрсәтәчәк һәм китапны әзерләү процессы белән уртаклашачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot