news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уникаль осталык үзәгендә «Булсын» проекты күргәзмәсе ачыла

Казандагы Уникаль осталык үзәгендә «Булсын» проекты кысаларында арт-лаборатория уза, ул Казан губернасының мәдәни мирасын тикшерүгә һәм иҗади яктан яңадан ачуга багышлана. Проект Президент грантлары фонды ярдәмендә тормышка ашырыла. Инициативаның авторы һәм җитәкчесе – Уникаль осталык үзәге резиденты, рәссам-керамист Наталья Пилюгина.

Арт-лабораториядә 20дән артык кеше катнаша – профессиональ рәссамнар, дизайнерлар һәм яңа башлаучылар. Питрәч авылының «Шатлык» приюты белән хезмәттәшлек аерым урын алып тора: 3 яшьтән 15 яшькә кадәрге 30 бала керамика белән таныша һәм үзләрен заманча сәнгатьтә сынап карый.

Ясала торган объектлар арасында – Шүрәле образын яңа яктан ачу һәм Казан губернасының күп санлы фрагментлардан торган керамик картасын булдыру.

news_right_1
news_right_2
news_bot