Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Уникаль очрак” номинациясендә Республика балалар клиник хастаханәсе табиблары җиңде
"Ак чәчәкләр-Ел табибы-2022" бәйгесенең "Уникаль очрак” номинациясендә Республика балалар клиник хастаханәсе җиңде. Бу минутларда "Ак чәчәкләр-Ел табибы-2022" бәйгесе җиңүчеләрен "Казан Экспо" үзәгендә бүләклиләр.
Биш яшьлек Эвелина сәламәт бала булып үсеп килгән. 2021 елның 7 ноябрендә сабыйны эч авыртуы һәм температура белән Түбән Кама шәһәр балалар хастаханәсенә китерәләр. Йөрәк тибеше минутына 200 була. Икенче көнне аны Республика балалар хастаханәсенә күчерәләр.
Тикшерү барышында, йөрәкнең кыскаручанлык сәләте кимүе, ике яклы гидроторакс һәм үпкә шеше ачыкланган. Башлангыч диагноз – кискен миокардит. 9 ноябрь 14 сәгатьтә Эвелинаның йөрәге кинәт туктап кала. Реанимация эше башлана һәм баланы ЭКМО аппаратына тоташтыралар, ул гемодинамиканы сакларга һәм йөрәккә тернәкләнергә мөмкинлек бирә. Бу баланы коткаруга бердәнбер мөмкинлек була.
Ике сәгать барышында табиб-реаниматологлар йөрәккә туры булмаган массаж, кардиохирурглар ЭКМО аппаратын тоташтыру өчен муен тамырлары канюляциясен уздыра, йөрәккә массажны да туктатмыйлар. Реанимация озакка сузылгач, баш мие зыян күрүе дә ихтимал була, ләкин компьютер томографиясе хилафлыкларны күрсәтми.
Кан әйләнешенә ярдәм аппаратында беренче атна узгач, йөрәкнең сул карынчыгы тернәкләнми. Йөрәкне күчереп утыртырга кирәк була. Катастрофалар медицинасы бригадасы белән берлектә, махсус һава бортында эвакуациялиләр. Буранга карамастан, Эвелинаны Шумаков исемендәге трансплантология һәм ясалма органнар үзәгенә китерәләр.
Очыш вакытында, аппаратны гел контрольдә тотып, табиблар тезләнеп диярлек барган, теләсә нинди ялгыш хәрәкәт баланың гомерен өзәргә мөмкин булган. Операция кирәкмәгән, йөрәк эшчәнлеге акрынлап тернәкләнгән. Эвелина яңа тормышта беренче адымнарын ясаган.
Бу номинациядә, шулай ук, гомере кыл өстендә торган ир-атны коткарган Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе табиблары, шулай ук йөкле ханымны үлем тырнагыннан алып калган Республика клиник хастаханәсе-7 нче шәһәр хастаханәсе-Республика йогышлы авырулар хастаханәсе табиблары катнашкан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз