news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Унберенче «Түгәрәк уен» фольклор фестивале киләсе елда Биектау районында узачак

Татарстанның традицион мәдәниятне үстерү үзәге үткәргән фестиваль быел Ульяновск өлкәсендә булды.

Унберенче «Түгәрәк уен» фольклор фестивале киләсе елда Биектау районында узачак
Расих Фасхутдинов

(Ульяновск өлкәсе, 30 июнь, «Татар-информ», Лилия Гаделшина). 2019 елда унберенче «Түгәрәк уен» Бөтенроссия татар фольклор-фестивале Татарстанның Биектау районында узачак. Бүген фестивальнең тотемын Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткы районында, унынчы «Түгәрәк уен»ның Гала-концертында Татарстанга тапшырдылар. Бу тантанада ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев катнашты.

Унынчы фестиваль Иске Кулаткы бистәсендә 28-30 июньдә үтте. Беренче фестиваль дә 2008 елда биредә оештырылган иде. Аннан соң фестивальне Төмән, Свердловск өлкәләре, Пермь крае, Самара өлкәсе, Татарстанның Казан һәм Болгар шәһәрләре, Марий Эл, Кырым республикалары кабул итте. Ә узган ел ул Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды кысаларында янә Казанда булды.

Васил Шәйхразиев фольклор коллективларын киләсе елда Татарстанга чакырды. «Милли традицияләребезне, гореф-гадәтләребезне торгызучы һәм саклаучы фестиваль тагын да киң колач җәйсен», - дип теләкләрен җиткерде ул.

Быелгы «Түгәрәк уен» Иске Кулаткы районының Сабан туенда Гала-концерт белән тәмамланды. Фестивальдә Россиянең 23 төбәгеннән килгән иҗат коллективлары, барлыгы 600дән артык кеше катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot