news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Унберенче гуманитар ярдәм Аксубай мобилизацияләнүчеләренә барып җитте

Волонтерлар командасы Донецк Халык Республикасына Аксубайда яшәүчеләрдән гуманитар йөк алып килде. Районнан Анатолий Скворцов, Александр Убейкин, Нияз Җиаһангиров, Михаил Маклаков Махсус хәрби операция зонасында яхшы миссия белән булды. Бу хакта «Авыл таңнары» хәбәр итә.

Күпләр волонтерларның Аксубай районына кергәндә Шаманның «Встанем» дигән атаклы җырына төшерелгән видеосын күрде. Анда алар районда яшәүчеләргә, волонтер хатын-кызларга рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм мобилизацияләнгәннәрдән чын күңелдән рәхмәт сүзләре белән сәлам тапшырды.

Анатолий Николаевич аксубайлылар белән очрашканда мобилизацияләнгәннәр үзләре яздырган видео, фотоларда, хәрбиләрнең көнкүрешен күрсәтте. Алар якташлары белән очрашуны һәрвакыт көтеп тора, районның ни белән яшәве белән кызыксына һәм өйдән килгән хәбәрләргә һәм посылкаларга шатланалар.

Бу юлы Аксубай районыннан махсус хәрби операция зонасына «буханка» автомобиле китте, аны ремонтладылар, запас частьләр сатып алдылар, сафка бастырдылар һәм егетләргә – алгы сызыкка җибәрделәр. Әлбәттә, автомобильгә гуманитар йөк – азык-төлек, медикаментлар, яшеренү челтәрләре, исемле посылкалары төяп алып барды.

«Без район башлыгы Камил Гыйльмановка, башкарма комитет җитәкчесе Станислав Зайцевка автомобиль өчен, волонтерларга һәм районның барлык халкына ярдәмнәре өчен рәхмәтле. Безгә бу машина бик кирәк, ярдәм җыюда катнашкан һәм алып килгән өчен барыгызга да рәхмәт», – дип рәхмәт белдерде Аксубайдан мобилизацияләнгән «Чех» позывнойлы хәрби. 

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100