news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Унбер» лицеенда балалар рус төркеменнән татар төркеменә күчә башлаган

Лицейда татар теле һәм әдәбияты дәресләрен алып баручылар арасында «Сәлам» дәреслеге авторы Рашат Якупов, Татар китабы йорты директоры Айдар Шәйхин бар.

«Унбер» лицеенда балалар рус төркеменнән татар төркеменә күчә башлаган
Салават Камалетдинов

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). «Арт сити» торак комплексында сентябрь аенда ачылган «Унбер» лицеенда балалар рус төркеменнән татар төркеменә күчә башлаган.

«Сентябрьдә гариза нигезендә татар теле дәресләреннән баш тарткан ата-аналар, балалары соравы буенча, гаризаларын үзгәртергә тотындылар. Башта татар телен өйрәнүчеләр саны егермегә артты. Хәзер яңадан егерме кешелек бер төркем оешырга тора. Бу турыда уйлаучылар тагын бар», — диде лицей директоры Алмаз Хәмидуллин.

Алмаз Хәмидуллин, яшь булса да, мәгариф өлкәсендә танылган педагог иде. Аны сентябрь аенда ачылган «Унбер» лицее директоры итеп билгеләделәр. Аңарчы ул Казанның 2нче интернат-лицеенда математика буенча олимпиада призерлары, имтиханнарны 100 баллга бирүче укучылар әзерләде. Алмаз Хәмидуллин 2017 елда илкүләм «Ел укытучысы» бәйгесендә икенче урынны яулады.

Алмаз Хәмидуллин үз тирәсенә яшь профессионалларны туплаган. Лицейда татар теле һәм әдәбияты дәресләрен алып баручы дүрт укытучының икесе татар дөньясында танылып өлгергән шәхесләр — «Сәлам» дәреслеге авторы Рашат Якупов, Татар китабы йорты директоры Айдар Шәйхин.

«Унбер» лицеенда Казан шәһәренең татар теле укытучылары өчен 28 октябрьдә «Татар телен укытуда заманча һәм нәтиҗәле ысуллар» семинары узды. Семинарда дәрес биреп күрсәткән Гөлфия Габдуллаҗанованы да аудитория җылы каршы алды. Алмаз Хәмидуллин дүрт педагогны да югары бәяләде.

«Рашат Якуповның беренче дәресенә кереп карауга ук мин татар теле укытучылары берләшмәсенең өметле буласын аңладым. Балалар дәресне чәйле һәм чәк-чәкле өстәл артында тыңлый иде. Укытучы укучылар белән беренче очрашудан ук җылы мөгалләмә корып, предметка мәхәббәт уята», — диде Алмаз Хәмидуллин.



Галерея: «Татар телен кызыклы һәм нәтиҗәле укыту юллары» семинарыннан фоторепортаж
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100