news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Унбер» лицее «Татар теленнән кызыклы дәресләр өчен 45 уен» китабын чыгарган

«Уеннарның күпчелек өлеше инглиз телен укыту методикасыннан һәм татар фольклорыннан алынды», — диде Рашат Якупов.

«Унбер» лицее «Татар теленнән кызыклы дәресләр өчен 45 уен» китабын чыгарган
Рашат Якупов

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Унбер» лицее «Татар теленнән кызыклы дәресләр өчен 45 уен» китабын бастырып чыгарган.

«Китапта татар теле дәресләрендә куллана алырлык 45 уенны тәкъдим иттек. Күпчелек дәресләрне үзебез кулланып карадык. Аларның зур өлеше инглиз телен укыту методикасыннан алынды. Бер өлеше дәрескә яраклаштырылган татар милли уеннарыннан алынды. Татар фольклорына нигезләнгән үрнәкләр бар», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә татар теле укытучысы Рашат Якупов.

Китапны «Унбер» мәктәбенең татар теле укытучылары — Рашат Якупов, Гөлфия Габдуллаҗанова, Резидә Курамшина төзегән.

Рашат Якупов уен технологиясе дәресләр өчен уңышлы алым дип саналуын әйтте. «Дәресне кызыклы итү һәм өйрәнгән материалны кызыклы форматта кабатлау, үзләштерү өчен нәкъ менә уеннар үткәрергә кирәк. Алар материалны яхшырак истә калдырырга, кабатларга, татар телен яхшырак үзләштерергә ярдәм итә», — диде ул.

Китаплар татар теле укытучылары өчен семинарларда таратылган булган. Калган китапларны «Унбер» лицее оештырачак чараларда таратып бетерәчәкләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot