Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Унбер» лицее директоры: Безнең укучылар «Гарри Поттер»ны татар теленә тәрҗемә итә
Биредә «Унбер» мобиль кушымтасын һәм мәктәп белән идарә итүнең мәгълүмат системасын ясыйлар.
(Казан, 21 февраль, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Казанның «Унбер» күппрофильле лицеенда татар теле кафедрасы ачтылар.
«Балалар татар теле дәресләренә теләп йөри, чөнки алар заманча форматта һәм кызыклы уза. Мисал өчен, укучылар «Гарри Поттер»ны татар теленә тәрҗемә итә, заманча фильмнарны татарча тавышландыралар», — дип сөйләде журналистларга мәгариф оешмасы директоры Алмаз Хәмидуллин.
«Минем өчен укытучыларның балаларга татар теленең реаль тормышта кулланылуын җиткерүләре мөһим. Һәм укытучылар тел яшәсен һәм аны гамәлдә кулланып булсын өчен бөтен ысулларны куллана. Һәм мондый уртак проектлар бу алымнарның нәтиҗәле булуын күрсәтә», — дип хәбәр итте лицей җитәкчесе.
Мәгариф оешмасында башка проектлар да гамәлгә ашырыла. Аерым алганда, «Унбер» мобиль кушымтасын һәм мәктәп белән идарә итүнең мәгълүмат системасын ясыйлар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз