news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Унбер бала тәрбияләп үстерүче гаилә дәүләт ярдәмнәре турында белмәүдән зарланды

"Законнарны без өйрәнеп йөрергә тиеш түгел, социаль тармак вәкилләре хәбәр итәргә тиеш", - ди Яңа Кенәрдән Галиевлар гаиләсе.

(Арча, 20 апрель, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Арчада унбер бала тәрбияләп үстерүче гаилә дәүләт ярдәмнәре турында белмәүдән зарланды. Бу хакта бүген "Татар-информ" хәбәрчесенә Яңа Кенәр авылында яшәүче Галиевлар әйтте.

Минзилә һәм Ирек Галиевлар 11 бала тәрбияләп үстерә. Иң олы балаларына - 26, төпчегенә бер яшь. Күпбалалы әти-әнинең ике оныклары да бар.

"Өч баласы булган гаилә күпбалалы статусына керә. Ә бездә 11 бала. Без дүрт тапкыр күпбалалы гаилә", - ди гаилә башлыгы.

Галиевлар дәүләт ярдәмнәре турында белмәүдән зарланды.

"Ил өчен закон кабул ителә, ә үтәлеше төрле җирдә төрлечә. Әйтик, Ульян өлкәсендә 7 балалы гаиләләргә машина бирелә. Фатир, төрле субсидияләр бирелгән төбәкләр дә бар. Ә бездә мондый ярдәмнәр өчен акча юк. Аннан соң без күпвакытта хокукларыбызны белмибез дә. Әйтик, социаль тармак вәкилләре теге яки бу закон, үзгәреш турында ишетеп, аны күпбалалы гаиләләргә хәбәр итәргә тиеш", - ди Ирек Галиев.

Искәртеп үтик, бүген Арчада "Мәрхәмәт" хатын-кыз депутатлар оешмасының күчмә утырышы уза. "Татар-информ" моңа кадәр Татарстан авылларындагы күпбалалы гаиләләргә ярдәм йөзеннән онлайн-киңәшмәләр уздырылачак һәм Арчада күпбалалы гаиләләргә җир бирү эше апрель-май айларында төгәлләнәчәк дип язган иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100