news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уңайлы мохит буенча белгеч: Инвалид имгәнерлек «уңайлы мохит» булмасын иде

Уңайлы мохит буенча белгеч: Инвалид имгәнерлек «уңайлы мохит» булмасын иде
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Материалы«Интертат» сайтында старт алган «Юлай юллый» махсус проекты кысаларында Татарстан инвалидларының иҗтимагый оешмасының сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә уңайлы мохит булдыру һәм реабилитация буенча белгече, эксперт Альберт Шәрипов белән Казанда рейд үткәрелде.

«Җәмәгать урыннарында, иҗтимагый киңлекләрдә инвалидларга уңайлы мохит булу-булмауны тикшерү — көнүзәк мәсьәлә. Социаль әһәмияттәге учреждениеләргә сәламәтлеккә туймаган кешенең керә алмавы гына түгел, ә имгәнүе ихтимал булган урыннар бар. Пандуслар булса да, кайберләреннән файдалану, сыйфатсыз эшләнүе сәбәпле, хәтта куркыныч булырга мөмкин. Сәүдә үзәкләрендәге парковкаларны карыйбыз, менә «инвалид» дигән махсус билге куелган машиналар урынына инвалид булмаган автомобильчеләр транспорт чараларын куйганнар. «Уңайлы мохит» инвалид имгәнерлек булмасын иде», — дип сөйләде Альберт Шакиров «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Махсус укулар үткән эксперт әйтүенчә, бу җәһәттән рейд барышында иң башта сәүдә үзәге, социаль әһәмияттәге объектның җитәкчелегенә мөрәҗәгать ителә. Парковкадагы закон бозу очрагы хакында Дәүләт автоинспенкциясенә хәбәр җиткерелә. Әңгәмәдәш билгеләвенчә, күпчелек очракта әлеге хокук бозулар даими кабатлана.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Рейд барышында Восстание урамында урнашкан биналарның пандусларына игътибар юнәлтелде һәм «Парк Хаус» сәүдә үзәгендәге инвалидлар өчен булдырылган уңайлы мохит каралды. ТР Инвалидлар оешмасы вәкилләре булган кимчелекләрне төзәтүне контрольгә алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100