news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Уңай энергетика» өчен Зәйнулла ишан каберенең ташын ватып алып китүчеләр барлыкка килгән

«Кешеләр Зәйнулла ишанны изге шәхес дип саный. Каберташны кочаклыйлар, үбәләр, аңа карап елыйлар, теләкләр телиләр, рөхсәт сорыйлар», - диде Азат Ахунов.

«Уңай энергетика» өчен Зәйнулла ишан каберенең ташын ватып алып китүчеләр барлыкка килгән
Азат Ахунов фотолары

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, тарихчы Азат Ахунов әйтүенчә, Зәйнулла ишан Рәсүлевның Троицк зиратындагы каберташын чокып алып китүчеләр бар.

«Зәйнулла ишанның каберташы мәрмәрдән ясалган, аның кырыйларын чокып, ваклап, порошок ясап, шуны суга салып эчәләр икән. Бу хакта зиратның бер сакчысы сөйләде. Моңа ничек юл куясыз, дигәч: «Юл куймаска тырышабыз. Әмма кешеләр зиратка төнлә койма аша сикереп керә. Ташны ватып, алып китәләр», - ди. Ул борынгыдан калган таш, аны ничек тә сакларга кирәк. Аеруча казахлар күп килә икән, чөнки Троицк Казахстан чигенә якын шәһәр», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Азат Ахунов Зәйнулла ишанны хәзер дә популяр шәхес булуын әйтте. «Таш бик популяр, аны саклавы авыр. Аны изгеләштерү процессы дәвам итә. Бу күренеш татар мәдәнияте өчен ят әйбер түгел. Мондый күренеш кулъязмаларда да тасвирлана, ул электән килгән», - ди ул.

«Эпиграфик экспедицияләрнең берсе Троицк шәһәрендә булган иде. Троицкидагы татар зиратында каберташларны өйрәндек, анда ике меңнән артык таш бар. Алар яхшы сакланган. Аларны өйрәнергә кирәк, чөнки Троицк – татар мәдәниятенең мөһим бер үзәге булган. Шунда эшләгәндә Зәйнулла ишан Рәсүлевның каберенә табынучылар бик күп килүенә игътибар иттек», - дип аңлатты тарихчы.

Аның фикеренчә, табыну – Урта Азиядән килгән гореф-гадәт, суфичылык өчен хас күренеш. «Безнең экспедиция ишан укуларына туры килде, кунаклар да бик күп җыелган иде. Алар Зәйнулла ишанны изге шәхес дип саный. Каберташны кочаклыйлар, үбәләр, аңа карап елыйлар, теләкләр телиләр, рөхсәт сорыйлар. Зәйнулла Рәсүлев каберташына шешәле су, фатир һәм машина ачкычлары, сабыннар куеп калдыралар. Уңай энергетика өчен, имеш. Күпмедер вакыт тоталар да, алып китәләр», - диде ул.

Чокылган каберташы

  • Рәсүлев Зәйнулла Хәбибулла улы (Зәйнулла ишан) – дин әһеле, җәмәгать эшлеклесе, Нәкъшбәндия тәрикате шәехе, суфичылык тарафдары, җәдидлек хәрәкәте җитәкчеләренең берсе. Оренберг губернасы, Троицк өязе Шәрип авылында (хәзер Башкортстанның Учалы районы) 1883 елда туган. 1884 елда Көньяк Уралда гына түгел, гомумән мөселман дөньясында дан казанган «Рәсүлия» мәдрәсәсенә нигез сала, аның күпсанлы тарафдарлары һәм шәкертләре була. 1917 елда вафат була, Троицк шәһәрендә җирләнгән. Аның кылган могҗизалары һәм авыруларны дәвалаулары хакында күпсанлы риваятьләр бар.
  • Улы Габдрахман (1881-1550) 1936-1950 елларда СССР заманында Үзәк диния нәзарәте мөфтие була. Оныгы Атилла Расих – танылган татар язучысы. 
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100