news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ун яшьтән зуррак балалар поездда ата-аналарсыз йөри алачак

Станциягә килеп җиткәч, озатучы баланы ышанычлы кешегә генә тапшырырга гына тиеш була.

Ун яшьтән зуррак балалар поездда ата-аналарсыз йөри алачак
Михаил Захаров

(Казан, 16 гыйнвар, “Татар-информ”). Федераль пассажирлар компаниясе быелдан ук Россия поездларында ун яшьтән зуррак балаларны үзләрен генә алып бару хезмәтен кертергә җыена. Бу турыда “Российская газета”га биргән интервьюда ФПК башлгыгы Петр Иванов сөйләгән.

“Без хәзер башкаларның тәҗрибәсен өйрәнәбез”, - дигән җитәкче.

Бүгенге көндә атан-аналар балаларын оешкан төркемнәр белән ялга яки ярышларга җибәрә ала. Тик баланың үзен генә поездга кертмиләр. Әлегә баланы озатучы белән самолетка утыртып җибәрү хезмәте генә эшли.

Петр Иванов сүзләре буенча, поездда юлда вакытта баланы озатучы билгеле бер кеше караячак. Станциягә килеп җиткәч, ул баланы ышанычлы кешегә генә тапшырырга гына тиеш була. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100