Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ун яшьлек Түбән Кама кызы үзенең авыру тарихы турында китап язган
Кыз китапны “Бер авыру тарихы...” дип атаган.
(Казан, 20 сентябрь, "Татар-информ"). Балалар мәйданчыгында уйнаганда, Түбән Кама кызы ун яшьлек Аня җитди имгәнүләр ала һәм хастаханәгә эләгә. Әмма көчле рухлы, нык ихтыярлы кыз ике ай дәвалану чорында вакытын бушка уздырмый: үзенең биредәге тормышы турында китап яза башлый. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
“Бер авыру тарихы...” дип исемләнгән әлеге китапта Аня хастаханәдә тормышы, табиблар һәм авырулар арасындагы мөнәсәбәт, шәфкать туташлары хезмәте, дәвалану этаплары турында тәфсилләп сөйли. Үз яшьтәшләрен Аня тормышны яратырга, һәр минутның кадерен белеп яшәргә чакыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз