news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ун томлыгын тәкъдим итүче Рабит Батулла тагын биш том бастырырлык әсәрләре калганын әйтте

Язучының Татарстан китап нәшриятында чыккан ун томлыгын тәкъдим итү кичәсе 6 февральдә Казанда узачак.

Ун томлыгын тәкъдим итүче Рабит Батулла тагын биш том бастырырлык әсәрләре калганын әйтте
архив/Рамиль Гали

(Казан, 1 февраль, “Татар-информ”, Венера Вәлиева). Рабит Батулланың Татарстан китап нәшриятында ун томлык сайланма әсәрләре дөнья күрде, аның тагын якынча биш томга тупларлык әсәрләре бастырылмый калган. “Бай спонсорлар табылса, тагын өч-биш томга сыярлык әсәрләрем бар”, - диде язучы “Татар-информ”га.

  • Рабит Батулланың ун томлыгын тәкъдим итү кичәсе 6 февральдә Казанда, элекеге Матбугат йорты – хәзерге “Ногай” кунакханәсе бинасында, “Тукай” конференцияләр залында узачак.

Ун томлык язучының 80 яшьлек юбилее уңаеннан нәшер ителде. Рабит Батулла әйтүенчә, аның иҗади гомерендә татар, рус, инглиз, төрек һәм башка телләрдә барлыгы 88 китабы чыккан, “ләкин берсе дә зурлап, кичәләрдә тәкъдим ителмәгән”. “Миңа ул мактану кебек тоела иде. 10 томда "Сайланма әсәрләр" дөнья күрүе зур эш дип, Татарстан китап нәшрияты директоры Илдар Сәгъдәтшин иҗади кичә үткәрергә тәкъдим итте. Мин риза булдым”, - дип сөйләде язучы.

Күптомлыкта язучының төрле елларда иҗат ителгән (1963-2018) проза әсәрләре, публицистикасы, әдәби-публицистик мәкаләләре, истәлекләре, интервьюлары, пьесалары, билгеле шәхесләр белән әңгәмәләре, биюче Рудольф Нуриев турында кинороманы һәм башка әсәрләре урын алган. “Ун томның берсе – рус телендә, икенчесендә – әдәби әсәрләр, хикәяләр, ә калган сигезендә документлар, хатирәләр, әңгәмәләр, мәрхүм булган мәшһүр шәхесләр турында материаллар, ягъни елъязма керде”, - диде язучы.

“Тукай” конференцияләр залында узачак иҗади кичәдә әдәби тәнкыйтьчеләр, язучылар, шул исәптән Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, танылган шагыйрьләр Роберт Миңнуллин, Разил Вәлиевнең катнашуы көтелә. 

Рабит Батулланың сүзләренчә, кече улы Байбулат хәзерге вакытта Америкада булу сәбәпле кичәгә килә алмый. Ә өлкәне – Нурбәк исә чыгыш ясарга әзерләнә, ул биеп тә күрсәтәчәк.

  • Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, драматург, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Рабит Батулла 1938 елның 26 мартында Татарстанның Зәй районы Түбән Олыҗы авылында туа. Мәскәүдә М.Щепкин исемендәге Югары театр училищесын тәмамлый, Г.Камал театрында уйный, соңрак режиссерлык эшенә күчә, әдәби иҗат белән шөгыльләнә башлый. Мәскәүнең М.Горький исемендәге Әдәбият институты карамагындагы Югары әдәби курсларда укып кайта.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100