news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ун спектакль елның иң яхшы татар спектакле исеме өчен көрәшәчәк

«Миллиард.Татар» оештырган «Ел татарлары» рейтингында «Иң яхшы татар спектакле – 2026» номинациясендә тавыш бирү башланды. Җиңү өчен Татарстан театрларының ун спектакле көрәшә.

Исемлеккә түбәндәге спектакльләр кергән:

  • «Хыял артыннан» – К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры;
  • «Кечкенә Мирза» – К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры;
  • «Тәрәзәмә кем шакый?» – К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры;
  • «Өзелгәнне көй» – Әлмәт дәүләт татар драма театры;
  • «Отелло» – К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры;
  • «Табор уходит в небо» – «Әкият» татар дәүләт курчак театры;
  • «ЭЗ / СЛЕД / 岁轮» – «Моң» театраль мәйданчыгы;
  • «Әлдермештән Әлмәндәр» – Г. Камал исемендәге татар дәүләт академик театры;
  • «Сәхи(я)» – С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры;
  • «Казан егетләре» - К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры.

Рейтингның «Вконтакте» һәм Телеграмдагы рәсми төркемнәрендә, шулай ук «Миллиард.Татар» сайтында тавыш бирергә мөмкин.

«Ел татарлары» рейтингында 21 номинация бар. Тавыш бирү 10 сентябрьдә башланды. Җиңүчеләрне 2 декабрьдә игълан итәчәкләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot