Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ун меңнән артык кеше «Бөек Идел юлы» буйлап үтте
Иске Майна районындагы «Болгар заставасы» агротуристлык комплексы территориясендә «Бөек Идел юлы» дип аталган җанлы тарих фестивале узды. Ул «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проекты кысаларында оештырылган иде. Бу хакта Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасы яза.
Чарада катнашучыларны Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русских сәламләде. «Без «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проекты мөмкинлекләреннән актив рәвештә файдаланабыз. Быел хәрби-патриотик тәрбия бирү, гаилә кыйммәтләре, спорт, мәдәният һәм эчке туризм үсешенә юнәлдерелгән чараларны оештыру максатында федераль бюджеттан акча бүленде. Чаралар Ульяновск һәм Димитровград шәһәрләрендә, Инза, Радищево, Иске Майна, Сенгилей, Майна районнарында үткәрелә»,- диде регион башлыгы.
Фото: © Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасы
Ульяновск өлкәсендә «Бөек Идел юлы» 2012 елдан бирле үткәрелә. Быел анда катнашучылар саны ун мең кешедән артык булган. Татарстан, Башкортстан, Йошкар-Ола, Удмуртия, шулай ук Мәскәү, Самара, Пенза, Новгород, Саратов, Түбән Новгород, Ульяновск өлкәләренең һәм Пермь краеның тарих клублары вәкилләре IХ-ХIIIнче гасырдагы Идел Болгарстаны халыкларының тормышын һәм гореф-гадәтләрен гәүдәләндереп, театральләштерелгән сугышлар һәм күренешләр тәкъдим итте. Фестивальдә катнашучылар күп санлы мастер-классларда балчыктан савыт-саба, бисердан бизәнү әйберләре ясарга, тәңкәләр сугарга һәм уктан атарга өйрәнделәр, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз