Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ун мең кешелек республикакүләм ифтарда 500 волонтер эшләячәк
Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов әйтүенчә, волонтер булырга теләк белдерүчеләр булса, язылу мөмкинлеге бар, әле исемлек ябылмаган.
Республика ифтары кунакларын каршы алу, җәмәгать белән намаз укуны оештыру, аш-су тарату һәм табыннарны җыештыру эшендә 16 яшьтән өлкәнрәк 500 волонтер катнашыр дип көтелә.
Бу хакта республикакүләм ифтарга багышланган брифингта билгеле булды.
Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов әйтүенчә, 10 мең кеше чакырылачак ифтарга әзерлекне волонтерлар өч көн алдан башлаячак. Җимешләр юып куеп, өстәлләргә эскәтерләр җәячәкләр. Ифтар көнне иртәнге 9.00 дан төнге 23.00 гә кадәр түләүсез эшләячәкләр.
«Үзләре дә уразада булган 500 волонтер килгән мөселманнарга өч көн хезмәт күрсәтәчәк. Әгәр тамашачылар арасында волонтер булырга теләк белдерүчеләр булса, язылу мөмкинлеге бар, әле исемлек ябылмаган», - диде Илфар хәзрәт.
Волонтерлар өстәлгә ризык, су тезү, аэроэкспресстан каршы алу, кунакларны намаз уку һәм авыз ачу урынына озату, ифтар тәмамлангач, өстәл җыештыру өчен җаваплы булачак.
Волонтер булып катнашу өчен https://t.me/muslimmol адресы буенча Телеграм-каналда теркәлергә яки +7 (843) 237-86-18 телефонына шалтыратырга кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз