news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ун көн эчендә “Изгелек терминалы” акциясе аша 15 мең сумнан артык акча җыелган

Шушы көннәрдә бу акциягә Автоградбанк банкы кушылырга теләк белдергән. Бу банкка караган 82 терминал Казан, Әлмәт, Зәй, Түбән Кама шәһәрләрендә эшли

(Казан, 30 октябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстанда 15 октябрьдә башланган “Изгелек терминалы” дип аталган хәйрия акциясенең барышы белән таныштырдылар. Әлеге акция озак вакытка исәпләнгән, бик авыр хәлдәге балаларның хәлләрен җиңеләйтү максатыннан оештырылган иде. Ун көн эчендә “Изгелек терминалы” аша 15 мең сумнан артык акча җыелган.

ТР Президентының Социаль мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе Татьяна Ларионова хәбәр иткәнчә, “Изгелек терминалы”ның максаты – мобиль элемтә, Интернет провайдерлар, коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр кабул итүче гадәти автоматлар аша авыру балаларга дарулар һәм башка кирәк-яраклар сатып алу, бик кыйммәт торучы операцияләр ясар өчен акча туплау.

Әлеге акцияне уздыру инициативасы белән “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Леонид Толчинский һәм лейкемия авырулы балаларның Анжела Вавилова исемендәге иҗтимагый хәйрия фонды директоры Владимир Вавилов чыккан иде.

Билгеле булганча, моңарчы терминаллар аша Россия күләмендә бара торган хәйрия акцияләрендә катнашырга мөмкин булган. Хәзер исә “Точка оплаты” җаваплылыгы чикләнгән ширкәткә, “Казан банкы”на, “Татарстан почтасы”на һәм ТРның Мәгълүмати технологияләр үзәгенә караган 188 терминалда, Татарстанның үз балаларына ярдәм йөзеннән, акча кертергә була. Казанда мондый - 130, Яр Чаллыда – 11, Әлмәттә һәм Азнакайда – алтышар, Түбән Камада биш терминал бар. Автоматларны Яшел Үзән, Алабуга, Саба, Баулы һәм башка районнарында да табарга була. Үзең теләгән балага ярдәм итү өчен, автоматның меню өлешендә республикада Хәйрия елын уздырганда чыгарылган сары төстәге эмблеманы табу да җитә. Җҗыелган акчалар “Балага ярдәм ит” дип исемләнгән махсус исәп-хисап счетында тупланып бара.

Татьяна Ларионова хәбәр иткәнчә, шушы көннәрдә бу акциягә Автоградбанк банкы кушылырга теләк белдергән. Бу банкка караган 82 терминал Казан, Әлмәт, Зәй, Түбән Кама шәһәрләрендә эшли.

Т.Ларионова сүзләренчә, балаларга операцияләр ясау өчен бик зур суммадагы акчалар таләп ителә. Ә республика бюджеты бу чыгымнарны күтәрә алырлык хәлдә түгел. Катлаулы операцияләрне ясаганда табиб-хирургларның хезмәте артык югары бәяләнми, төп чыгымнар операция өчен кирәк-яракларга, даруларга китә. Аларның бәясе 25-30 меңнән алып 600 мең сумга кадәр җитә, гомер буе кияргә яраклы протезлар исә 1 – 1,5 млн. сумга төшә.

Татарстанда ел саен 70-87 балада яман шеш авырулары табыла. Бүгенге көндә республикада лейкемия авырулы 37 бала исәпләнә. Бер курс дәвалану узу өчен бер балага елына 3-5 млн. сум акча кирәк.

Әлеге терминаллар аша 8 балага ярдәм итәргә мөмкин, ләкин бу чик түгел. Исемлекләр даими яңартылып торачак. Кайсы балаларның югары технологияле медицина хезмәтенә мохтаҗ икәнлеген ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәл итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100