news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ун ел элек Казанда 15 яшьлек кызны көчләгән ир-атны хөкем итәчәкләр

2012 елда 15 яшьлек кызны көчләгән кеше суд каршына басачак. Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий шул турыда хәбәр итте

Тикшерүчеләргә билгеле булганча, 28 гыйнвар көнне ир-ат кич белән Казанның Лечебная урамындагы йорт янында таныш булмаган кызны күреп ала һәм, үтерү белән янап, кешеләр йөрми торган урынга алып китә. Анда кызны көчли һәм җенси характердагы көчләү гамәлләре кыла.

Бу эш узган еллардагы җинаятьләрне тикшерү барышында ачылган. Аерым алганда, геном экспертизасы җинаять урыныннан алынган биоматериалларның гаепләнүченеке булуын күрсәткән.

Хәзер ул сак астында. Җинаять эше судка җибәрелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot