news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ун ел эчендә ашкайнату һәм сулыш системасы рагын беренче стадиядә ачыклау саны арткан

Дүртенче стадиядәге рак очраклары ике процентка кимегән.

Ун ел эчендә ашкайнату һәм сулыш системасы рагын беренче стадиядә ачыклау саны арткан
Султан Исхаков

(Казан, 5 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 2007 ел белән чагыштырганда, ашкайнату һәм сулыш юллары системасында онкологик авыруларны беренче стадиясендә ачыклау ике процентка үскән. Дүртенче стадиядәге авырулар ике процентка кимегән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә Республика клиник онкологик диспансерның эндоскопия бүлеге мөдире, Казан дәүләт медицина академиясенең эндоскопия кафедрасы доценты Алексей Иванов әйтте.

Алексей Иванов яман чирне башлангыч чорда ачыклау буенча эндоскопик диагностика турында сөйләде. “Бүген, ун ел элек булган белән чагыштырганда, тукымаларга анализ нәтиҗәләре буенча ракны исбатлау 82 проценттан 92 процентка кадәр үсте”, - диде Алексей Иванов.

“2017 елда Россия статистикасы буенча, беренче стадиядәге очраклар 30 процентка якын, пациентларның 20 процентында рак дүртенче стадиядә ачыклана. Татарстандагы күрсәткечләр дә шуңа якын. Алар паллиатив ярдәмгә мохтаҗ”, - диде белгеч.

Алексей Иванов республикада ракның башлангыч формаларын ачыклау буенча эзлекле эш, диспансеризация үткәрелүен искәртте. 2016-2018 еларда эндоскопик кабинетлар реструктуризациясе башкарылганын әйтте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100