news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ун ел эчендә телен белүчеләр саны 1 миллионга кимегән - җанисәп нәтиҗәләре

2010 һәм 2020 җанисәп нәтиҗәләре буенча татарлар саны 596 меңгә кимегән.

Ун ел эчендә телен белүчеләр саны 1 миллионга кимегән - җанисәп нәтиҗәләре
"Татар-информ" архивы

2010 һәм 2020 (чынлыкта – 2021) елгы җанисәпләр арасында татар телен белүчеләр 1 019 563 кешегә кимегән. Росстат сайтында чыккан җанисәп нәтиҗәләре шуны күрсәтә.

2010 елда «Россия Федерациясе халыкларының телләрен белү» пунктында 4280718 кешенең татар телен белүе күрсәтелә. 2020 елгы җанисәптә бу пункт башка төрлерәк тәкъдим ителә – «Телләр белү һәм халык тарафыннан телләрне куллану». 3 261 155 кеше татар телен белүен, 2 917 685 кеше татар телен көндәлек тормышта файдалануын әйткән.

2010 елда 5 310 649 кеше милләтен татар дип күрсәткән иде. 2020 елда бу сан 596 меңгә кимегән – соңгы җанисәптә 4 713 669 кеше үзен татар дигән.

2020 елгы җанисәптә 4 073 253 кеше туган теле дип татар телен күрсәткән. Милләтен татар дип күрсәткәннәр һәм татар телен туган теле дип санаучылар арасында аерма – 640 416 кеше.

Татар телен туган теле дип күрсәтүчеләр һәм татар телен белүчеләр саны арасында аерма – 812 098 кеше. (Монда башка милләт кешеләренең дә татар телен белүен исәпкә алырга кирәк.)

Шул рәвешчә, татарлар саныннан гына чыгып нәтиҗә ясаганда (башка милләт вәкилләре арасында татар телен белүчеләрне исәпкә алмаганда) 2020 елгы җанисәп нәтиҗәләре буенча, 69,18 процент татарлар үз телен белә. 61,89 проценты көндәлек тормышында татар телен файдалана. Милләтен татар дип күрсәткәннәрнең 86,41 проценты туган телен татар теле дип саный.

2010 елгы җанисәптә татарларның 80,6 проценты татар телен белүен әйткән булган. Шулай итеп, татар телен белүче татарлар саны 11,42 процентка кимегән. Туган телен татар теле дип санаучылар саны процент нисбәтендә 5.81 процентка арткан. 

Телләрне белүчеләрнең кимүе башка милләт халыкларында, шул исәптән, җанисәп вакытында халык саны арткан чеченнарда да күзәтелә.

1 571 879 кеше милләтен башкорт дип күрсәткән, башкорт телен белүчеләр – 1 086 423; 

423 803 – мари, мари телен белүчеләр 258 722;

484 450 – мордва, мордва телен белүчеләр 220 090;

1 067 139 – чуваш, чуваш телен белүчеләр 700 222;

386 465 удмурт, удмурт телен белүчеләр – 255 877;

1674854 чечен, чечен телен белүчеләр – 1 493 748;

478 409 саха (якут), саха телен белүчеләр – 377 722;

295 384 тува, тува телен белүчеләр – 252 953.

Милләтен рус дип күрсәтүчеләр саны ике җанисәп арасында 5 437 717 кешегә кимегән (2010 елда – 111 016 896 мең рус булса, 2020 елда – 105 579 179)

Рус телен белүчеләр дә кими:

2010 елда – 137 494 893, 2020 елда – 134 319 233.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100