Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Машина төзелеше фәнни-җитештерү берләшмәсе башлыгы Александр Леонов вафат булган
Мәскәү өлкәсенең Реутов шәһәрендә урнашкан, «Циркон» ракеталары эшләп чыгарыла торган фәнни-җитештерү берләшмәсе генераль директоры һәм генераль конструкторы Александр Леонов 74 яшендә вафат булган. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Леонов 1952 елның 26 февралендә Тамбов өлкәсенең Моршанск шәһәрендә туа. Мәскәү авиация институтын тәмамлаганнан соң, 1975 елда Машина төзелеше үзәк конструкторлык бюросында (хәзер – машина төзелеше фәнни-җитештерү берләшмәсе) эшли башлый, анда инженер-конструктордан җитәкчегә кадәр озын юл үтә. 2007 елдан предприятиегә җитәкчелек итә.
Леонов җитәкчелегендә «Авангард» континентара баллистик ракеталары өчен хәрби җиһазлар эшләнде. 2019 елда аңа Хезмәт Герое исеме бирелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз