Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Умартачы Фәнис Йосыпов: Татарстан һәм Башкортстан балына тиңдәш бал бар дип уйламыйм
Азнакай районы умартачысы Фәнис Йосыпов Казанда беренче тапкыр оештырылган Идел буе умартачылары форумында катнашты. Ул умартачылык эшен башлау тарихын һәм балларның файдалы үзлекләре турында сөйләде. Умартачы инде 40 елга якын бал кортларын тота.
«Мин үзем балны бик яраттым, элек бал сатып алырга кеше юк иде. 1988 елда үзем берәүдән умарта сатып алдым. Бер хезмәт хакы да җитмәгән иде, умарта 120 сум торса, минем 80-100 сумга эшләгән вакыт иде. Элек 150ләп умарта тота идем, хәзер 50-100 тирәсе. Үзебезнең Татарстан һәм Башкортстан балына тиңдәш бал башка җирдә бар дип уйламыйм. Безнең баллар бик сыйфатлы һәм витаминнарга бай, чөнки безнең якларда баллы үсемлекләр бик күп төрле», – дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Умартачы кайбер балларның файдалы үзлекләрен әйтеп узды. «Мәсәлән, карабодай балы гемоглобинны күтәрә. Гемоглобин югары булган кешенең организмы аны кабул итмәскә мөмкин. Донник балы йомшак була, ул бөерләр өчен әйбәт. Юкә балын яратучылар күп», – диде ул.
Умартачылар һәм аграрийлар арасында конфликтлар булып торса да, Фәнис Йосыпов авылындагы хуҗалык җитәкчесе белән килешеп эшләвен әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз