news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Умартачылыкка игътибар артса, милли кыйммәтләр сакланыр – Алсу Хисмәтуллина

“Тенториум” оешмасында 240 тонна бал, 7 тонна прополис, 10 тонна чәчәк серкәсе җитештерелә.

Умартачылыкка игътибар артса, милли кыйммәтләр сакланыр – Алсу Хисмәтуллина
Расих Фасхутдинов

(Казан, 16 май, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Умартачылыкка игътибар артса, милли кыйммәтләр сакланыр. Пермьдә умартачылыкның барлык продуктларын җитештерүче “Тенториум” компаниясе хезмәткәре Алсу Хисмәтуллина шулай дип саный. Бу хакта ул Казан дәүләт медицина академиясенең гомуми гигиена кафедрасы профессоры, медицина фәннәре докторы Оксана Фролова “Казан” милли-мәдәни үзәгендә узган “Сәламәт азык – сәламәт милләт” халыкара фәнни-гамәли конференциясендә җиткерде.

Тенториум” умартачылыкның барлык продуктларын эшкәртә һәм төрледән-төрле продукция сата. Бүген оешмада 240 тонна бал, 7 тонна прополис, 10 тонна чәчәк серкәсе җитештерелә.

"Татар халкы элек-электән умартачылык белән шөгыльләнгән, кунакларга ипи янәшәсенә бал куйган. Бүген без Перьмдә шушы матур гореф-гадәтне дәвам итәбез. Бүгенге көндә нәкъ менә шушы шөгыль ярдәмендә милли гореф-гадәтләр, тормыш рәвеше, традицияләр, мәдәниятебез саклана, дип саныйм. Умартачылыкка игътибар артса, милли кыйммәтләр сакланыр. Бездә татар халкына хас булган тагын бер һөнәр яшәп килә: чәкчәк пешерү. Бәйрәмнәрдә зур итеп гәрәбәдәй сары, искиткеч матур, тәмле чәкчәк пешерәбез", - ди ул.

Алсу Хисмәтуллина, умартачылык эшчәнлегендә еш кына тирә-юньдәгеләрнең дөрес булмаган фикерләрен ишетергә туры килгәнен дә әйтте. "Күпләр бал салкын тидерергә сәләтле, аны кич белән генә ашарга ярый дип уйлый. Киресенчә, салкын тигән вакытта халык куллана торган ысулларның сихәте бал белән чәй эчүдә. Иммунитетны ныгыту, авырудан саклану өчен гади генә, файдалы ысул кулланып бал, лимон, имбирьлы чәй эчәргә кирәк. Икенче киң таралган миф: балны күп ашасаң аллергия килеп чыгарга мөмкин. Балны күп ашасаң түгел, ә бал кортларына камыш шикәрен күп ашату, авырулардан саклау өчен төрле химик препаратлар куллану аркасында балдан кешедә аллергия барлыкка килә”, - ди ул. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100