news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Умартачылар яңа технологияләр үзләштерә

Умартачылар яңа технологияләр үзләштерә

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Шушы көннәрдә республиканың авыл хуҗалыгы предприятиеләре умартачылары Татар кадрларны яңадан хәзерләү һәм агробизнес институтына укырга киләчәк. Шушы уңайдан Казанга махсус чакырылган Россия авыл хуҗалыгы фәннәре академиясенең умартачылык фәнни-тикшеренү институты галимнәре тармак эшчеләренә бал кортларын үрчетү, тоту һәм дәвалау буенча нәтиҗәле алдынгы технологияләрне куллану турында сөйләячәк. Сүз корт анасын сәнәгый ысул белән алу һәм бөҗәкләрне ясалма аталандыру турында да барачак. Институт белгечләре шулай ук урыннарга барып умартачылар өчен укулар үткәрәчәк.

Соңгы вакытта, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы каршындагы Баш умартачылык идарәсе белгечләре сүзләренә караганда, тармакта эшләр яхшыра башлаган. Мәсәлән, 2003 елда республикада 155,6 мең умарта күче булса, былтыр алар 158,9 мең булган. Тауар балын җитештерү күләме 1719 тоннадан 2220 тоннага арткан. Һәр умарта күченнән 3 килограмм бал күбрәк (11дән 14 килограммга) ала башлаганнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot