news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Умартачылар бал кортларын кышлату тәҗрибәсен уртаклашты

Арча районында умарталарны кышка әзерләү буенча зона семинар-киңәшмәсе узды.

Умартачылар бал кортларын кышлату тәҗрибәсен уртаклашты
agro.tatarstan.ru

(Казан, 4 ноябрь, “Татар-информ”). 2 ноябрьдә Арча районы Мәдәният йортында зона семинар-киңәшмәсендә умарталарны кышка әзерләү мәсьәләләре тикшерелде. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Эшлекле сөйләшүдә Россиядә һәм Татарстанда умартачылык тармагының торышы, умартачылык продукциясен әзерләү һәм сату турында фикер алышу барды, үзара тәҗрибә уртаклашу булды.

Зона семинар-киңәшмәсе кысаларында “Иң яхшы бал – 2018”, “Умартачы осталыгы", “Иң яхшы умартачы – 2018” һәм “Умартачылык продукциясе белән иң матур бизәлгән стенд” номинацияләрендә бәйге җиңүчеләрен билгеләделәр.

Чарада Арча, Балтач, Буа, Биектау, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Кукмара, Мамадыш, Питрәч, Саба һәм Теләче муниципаль районнарының барлык милек рәвешләрендәге умартачылары катнашты.

Семинар бәйгедә призлы урын алучыларны бүләкләү белән тәмамланды.

Киңәшмәне “Татарстан Республикасының аквакультура һәм умартачылык идарәсе” оешмасы генераль директоры вазифасын башкаручы Ринат Нәбиуллин алып барды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100