news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Uma2rman һәм Ваня Дмитриенко Казанда Шәһәр көненә багышланган концертта җырлаячак

Шәһәр көнендә «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданда зур бәйрәм концерты була. Тамашаның төп кунаклары – Uma2rman төркеме һәм җырчы Ваня Дмитриенко. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова сөйләде.

«Казан» гаилә үзәге янында 17:00 сәгатьтә зур бәйрәм концерты башлана, ул кичке унга кадәр дәвам итә. Сәхнәгә танылган җырчылар: Филүс Каһиров, Uma2rman төркеме һәм яшь башкаручы Ваня Дмитриенко чыгачак», – дип сөйләде ул.

Россия җырчыларыннан тыш, шәһәр халкы татар эстрадасы җырларын да ишетә алачак. 22:00 сәгатьтә, бәйрәм концерты тәмамлангач, Казансу акваториясендә зур салют аттырачаклар.

news_right_1
news_right_2
news_bot