news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Улюкаевтан кала, оператив тикшерүләр Дворковичка карата да алып барылган - "Ведомости"

РИА Новости хокук саклау органнарына сылтама белән язганча, Улюкаев Россия куркынычсызлык хезмәте тарафыннан бер елдан артык тикшерелгән.

 (Казан, 16 ноябрь, "Татар-информ"). Оператив тикшерүләр РФ элекке Икътисади үсеш министры Алексей Улюкаевка карата гына түгел, шулай ук вице-премьер Аркадий Дворковичка, президент ярдәмчесе Андрей Белоусовка, беренче вице-премьер Игорь Шуваловның ярдәмчесе Марина Романовага карата да алып барылган, дип хәбәр итә "Ведомости" көч структураларындагы чыганакка сылтама ясап.

Тикшерү шулай ук МЭРның корпоратив идарәсе департаменты башлыгы Оксана Тарасенкога карата да алып барылган, дип яза басма.

Дворкович һәм Белоусов бу хәбәрне шәрехләүдән баш тарткан, Шувалов ярдәмчесе белән элемтәгә кереп булмаган. Тарасенко язмача җавабында үзенең "штат режимында" эшләвен хәбәр иткән.

Улюкаев эшчәнлеген көч органнары инде күптән күзәтеп барган. Өч федераль түрә сүзләренчә, моңа берничә шелтә алу сәбәпче булган. Бер түрә әйткәнчә, бу хакта хәтта президентка хәбәр ителгән, дип яза "Ведомости"

Исегезгә төшәрәбез, кичә Россиянең икътисади үсеш министры Алексей Улюкаев зур суммада ришвәт алганда тоткарланган иде. Ул "Роснефть" вәкилләреннән куркыту ысулы белән акча таләп итүдә шикләнелә. Кичә Владимир Путин, ышанычы югалы сәбәпле, Улюкаевны отставкага җибәрде.

РИА Новости хокук саклау органнарына сылтама белән язганча, Улюкаев Россия куркынычсызлык хезмәте тарафыннан бер елдан артык тикшерелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100