news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Улюкаевның кулларында махсус состав белән эшкәртелгән 1 млн долларлы кейсның эзе калган

Элеккеге министр үз гаебен танымаган, тоткарлануы провакация дип белдергән.

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Зур суммада ришвәт алуда гаепләнүче РФ икътисади үсеш министрлыгының элеккеге җитәкчесе Алексей Улюкаев махсус состав белән эшкәртелгән кейсны кулда тоткан, ә акчаларны кулга алмаган. Бу хакта тикшерүгә якын чыганакка сылтама белән «Коммерсантъ» яза.

14 ноябрьдә кич Улюкаев “Роснефть” офисында 1 миллион доллар белән кейсны алганда тоткарланган. Икенче кейсны түрәнең машинасына куярга тиеш булганнар.
Элеккеге министрның адвокатлары акчалар барлыгын раслый, әмма гаепләнүче аларга кагылмаган, ди.

“Роснефть” офисына килгәнче, Улюкаев министрлыкта булган. Киңәшмә бетүен көтмичә, ул эш машинасында китеп барган.

Искә төшерик: кичә Улюкаевка «Башнефть» дәүләт пакеты акцияләрен “Роснефть» тарафынан алуга уңай бәяләмә бирү өчен 2 млн доллар күләмендә ришвәт алуда гаепләү белдерелде.

Улюкаев үз гаебен танымаган, тоткарлануын провакция дип атый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100