Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Улюкаев пенсия яшен 63кә кадәр күтәрергә тәкъдим итте
Аның ведомствосы 2017 елга пенсиянең туплама өлешен "туңдыру"ны озайтуга каршы
(Казан, 18 июнь, «Татар-информ»). Россиядә ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында пенсия яшен әкренләп күтәрүне 2018 елдан соң башларга мөмкин.
«Новости» мәгълүмат агентлыгы белдергәнчә, Петербург халыкара икътисади форумында РФ Икътисади үсеш министрлыгы башлыгы Алексей Улюкаев шундый фикер белдергән.
"Пенсия яшен күтәрү - ул табигый карар дип саныйм", - диде министр. Аның тәкъдиме буенча ир-атлар өчен 6 елда пенсиягә чыгу яше 63 яшькә кадәр арттырылырга мөмкин, хатын-кызларның пенсиягә чыгу яшен 16 елда 55кә җиткерү турында сүз бара.
Улюкаев, аның ведомствосы 2017 елга пенсиянең туплама өлешен "туңдыру"ны озайтуга каршы булуын билгеләп үтте. "Барлык вариантлар буенча фикер алышабыз. "Туңдыру" процессы да, Финанслар министрлыгы белән Үзәк банкның искиткеч проекты буенча да фикер алышулар бара, - диде Улюкаев. — Минем тәкъдим - бернигә тимәскә".
РФ икътисади үсеш министры пенсияне озак вакытлы инвестицион проект белән чагыштырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз