news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Улюкаев Финанс министрлыгыннан бюджет кагыйдәләрен эшләп бетерүне сорый

Аны эшләүчеләр яңа бюджет кагыйдәләре 2020 елның гыйнвареннан гамәлгә керәчәк дип белдерә.

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). Россия икътисади үсеш минстрлыгы башлыгы Алексей Улюкаев Финанс министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән яңа бюджет кагыйдәләре әлегә эшләнеп бетмәгән, дип белдерә.  Бу хакта РИА «Новости» яза.

«Бюджет кагыйдәләре бөтенләй эшләнмәгән, ә аны эшләүчеләр  2020 елның гыйнвареннан алар гамәлгә керәчәк дип белдерә, безнең алда исә фикерләшер өчен өч ел ярым вакытыбыз бар», — дигән ул.

Шуның белән бергә ул әлеге бюджет кагыйдәләренә каршы түгеллеген белдергән.

«Мин кагыйдәләрнең кемгәдер файдалы чакта кулланыр өчен түгел, ә кагыйдәләрнең кагыйдә булырга тиешлеген искәртер идем. Кагыйдәләрнең әлеге вариантының дөрес булачагына берәү дә ышанмый. Без төрле тәкъдимнәргә риза, бары тик фикерләшергә кирәк », — дип аңлаткан министр.

Элек Финанс министрлыгы яңа бюджет кагыйдәләрен гамәлгә кертү вакытын үзгәрткән, дип хәбәр ителгән иде.

Үзәк банк җитәкчесе Эльвира Нәбиуллина шулай ук бюджет кагыйдәләре булдырө кирәклеген әйткән, чөнки алар “рубль”ның реаль курсын ныгытуны саклап калу өчен кирәк.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot