Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Улын һәм кызын кисәү агачы белән сугып үтерәм дип янаган хатын мәҗбүри эшкә хөкем ителде
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Татарстанның Әгерҗе районында яшәүче хатын-кызны (ул үз балаларын үтерү белән яный) суд мәҗбүри эшләргә хөкем итте. ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.
Исерек хәлдәге 37 яшьлек хатын-кыз башта 14 яшьлек кызын һәм 13 яшьлек улын тотып кыйнаган, шуннан соң кулына кисәү агачы эләктереп, аларны үтерү белән янаган.
Балигъ булмаганнарның караучысызлыгын кисәтү системасы хезмәткәрләре, балаларның нинди шартларда яшәвен ачыклау максатыннан гаиләне тикшерергә килгәч, шул хакта белеп алган.
«Әгерҗе районы прокуратурасы үтерү белән янау турындагы җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады», - дип өстәде Руслан Галиев.
Хатын-кыз үз гаебен таныды, суд аны йөз сәгатькә мәҗбүри эшләргә хөкем итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз