news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновскиның Засвияжье районы «Ак калфак» оешмасы хәрби операциядәгеләр өчен чәкчәк ясый

Ульяновскиның Засвияжье районы «Ак калфак» оешмасы хәрби операциядәгеләр өчен чәкчәк ясый
Фото: ""Өмет" газетасы, https://emet73.ru

Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасында «Җан җылысын өләшеп» дигән язма чыкты.

Ульяновск шәһәренең Засвияжье районы «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы активистлары СВО – махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче якташларыбызга җибәрү өчен милли ризыклар - чәкчәк белән бавырсак ясадылар һәм токмач кистеләр.

Өйдә якыннары күңел җылысын биреп пешергән ризыкларны ир-егетләребез аеруча да сагына, юксына бит. Авыр минутларда аларның күңелләрен бераз гына булса да күтәрәсебез, шатлыклы мизгелләр бүләк итәсебез килә, ди «Ак калфак»лылар.

«Илебез иминлеге сагында торучы ир-егетләребезгә милли ризыкларыбызны пешереп берничә тапкыр озаттык инде. Оешмабызның актив әгъзасы Дамирә ханымның ире Шамил Салимзянов белән аралашып торабыз. Солдатларга гигиена әйберләре, дарулар, киемнәр, тушенкалар белән бергә милли ризыклар да җибәрергә тырышабыз. Туган өйләрен, якыннарын сагынган егетләребезгә юаныч булсын иде. Әлеге хәйрия акциясендә катнашкан барлык ханымнарга да рәхмәт сүзләре ирештерәсем килә», - ди җирле «Ак калфак» оешмасы рәисе Рузия Хәлимова.

Бүген игелекле ханымнар солдатларга аеруча кирәк булган җылы киемнәр, юрганнар, одеаллар җыя башладылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100