news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ульяновскиның татар милли-мәдәни автономиясе елга нәтиҗәләр ясады

Ульяновскиның татар милли-мәдәни автономиясе елга нәтиҗәләр ясады
Фото: «Өмет» газетасының телеграм-каналы

Ульяновскиның Татар мәдәният үзәгендә өлкә татар милли-мәдәни автономиясе башкарма комитеты утырышы узды. Ел нәтиҗәләренә багышланган киңәшмәдә төбәктәге районнардан килгән йөздән артык вәкил, мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләре, дин әһелләре, шәрәфле кунаклар катнашты, дип хәбәр итә «Өмет» газетасының телеграм-каналы.

Мохтарият рәисе Рамис Сафин җитәкчелегендә узган киңәшмәдә бүлек җитәкчеләре, оешма рәисләре ел дәвамында башкарган эшләре турында хисап биреп, киләчәккә планнары белән уртаклашты. Өлкә мөфтие Илдар Сафиуллов та делегатларны сәламләде. Мәгариф бүлеге җитәкчесе Әлфия Абутдинова район автономия җитәкчеләренә мәктәпләр белән актив хезмәттәшлек итәргә, татар теле укытучыларына милли костюмнар тегәргә ярдәмгә чакырды.

Мәдәният бүлеге җитәкчесе Рамилә Сафина, матбугат бүлеге җитәкчесе Исхак Хәлимов, «Ак калфак», оешма рәисе Кәримә Алиуллина, Димитровград шәһәренең Г. Тукай исемендәге 22 мәктәп директоры Мөнирә Джумаева, язучылар бүлеге җитәкчесе Шәфикъ Иматдинов, район автономиясе рәисләре чыгыш ясады.

Делегатлар 2026 елга эш планын кабул иттеләр, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot