news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ульяновскиның Татар мәдәният үзәгендә «Сембер җыры» бәйгесе узачак

29 апрель көнне Ульяновскиның Татар мәдәният үзәгендә (Нариманов пр., 25) өлкә районнарында эшләп килүче сәнгать осталары һәм коллективлары катнашында «Сембер җыры» бәйгесе узачак.

Конкурс 20 яшьтән өлкәнрәк катнашучылар арасында булачак. Бу хакта Ульяновскиның «Өмет» газетасы телеграм-каналында хәбәр ителә.

Конкурсантлар татар халык жырларын һәм татар композиторлары әсәрләрен башкарачак.

Бәйге 11 сәгатьтә башлана. Керү - түләүсез, диелә хәбәрдә.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot