news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновскиның Татар мәдәният үзәгендә Муса Җәлил истәлегенә шахмат турниры булды

Ульяновскиның Татар мәдәният үзәгендә Муса Җәлил истәлегенә шахмат турниры булды
Фото: "Өмет" газетасы, https://emet73.ru

Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасында Рузия Хәлимованың «Герой истәлегенә турнир» дигән язмасы чыкты.

Ульяновскиның Татар мәдәният үзәгендә Советлар Союзы Герое, патриот-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышланган традицион шахмат турниры узды. Уникенче тапкыр үткәрелгән милләтара бәйгедә утыздан артык шахматчы катнашты.

«Моабит дәфтәрләре»нең авторы, герой-шагыйрь истәлегенә багышланган патриотик чара балалар чыгышы белән башланып китте. Татар мәдәният үзәгенең «Хыял тамчылары» ансамбле җырчылары һәм 20 нче «Искринка» балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар Муса Җәлилнең шигырьләрен рус, татар, чуваш һәм мордва телләрендә яңгыраттылар, җырларын башкардылар. Аннары өлкә татар автономиясенең мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениеләре белән эшләүче бүлек җитәкчесе Иркинә Сайфутдинова шәһәр садикларында Муса Җәлил шигырьләре буенча иҗат иткән рәсемнәр конкурсының нәтиҗәләрен игълан итте. Шагыйрь иҗатына багышланган интерактив күргәзмә дә турнирда катнашучыларны битараф калдырмады. Шулай ук алар «Моабит дәфтәрләре» китабының факсимиль күчермәсе белән якыннан танышу бәхетенә ирештеләр. Муса Җәлил иҗатын үз итүчеләргә китапчыкны кулларына алып карарга да рөхсәт ителде.

Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе, мәдәният үзәге һәм «Ак тулпар» шахмат клубы тырышлыгы белән оештырылган бәйге Чардаклы, Иске Кулаткы, Иске Майна, Мәләкәс районнары һәм Ульяновск, Новоульяновск, Димитровград шәһәрләренең төрле милләт шахматчыларын бер өстәл артына җыйды. Быел ярышта балалар белән яшьләрнең күпләп катнашуы аеруча күзгә ташланды. Татар яшьләре оешмасы вәкилләре, һәрвакыттагыча, активлык күрсәттеләр. Танылган врач Рафаэль Закиров җиде яшьлек оныгын җитәкләп килгән иде.

«Камилебез әле сентябрь аенда гына шахмат уйнарга өйрәнде. Әлеге спорт төре белән бик теләп шөгыльләнә. Шуңа күрә быел ук өлкә турнирында катнашырга батырчылык итте», - ди Рафаэль Индус улы.

«Ак калфак» оешмасы рәисе Кәримә Алиуллина турнирга Новоульяновск шәһәренең өч оста шахматчысын алып килгән. Милләттәшләребез Фәнил Вәлиәхмәтов, Заһит Айнатуллов һәм Илдус Махмутов унике ел буе бер генә турнирны да калдырганнары юктыр, мөгаен. Алар быел да алдынгылар сафында. Ара ерак дип тормаганнар, Иске Кулаткы районы Иске Атлаш авылыннан Газинур Юртаев җитәкчелегендәге команда турнирга вакытында килеп җиттеләр һәм һич тә сынатмадылар.

«Район күләмендә узган ярышларда җиңү яулаган иң оста шахматчыларны алып килдек», - ди Газинур Ринат улы.

Ниһаять, өч сәгатькә сузылган һәм җиде турдан торган уенның нәтиҗәләре дә билгеле. Һәр елдагыча, шахматчыларның осталыгын өлкәнең шахмат федерациясе вице-президенты Александр Кашицын җитәкчелек иткән жюри төгәл һәм гадел бәяләде. Ульяновск шәһәреннән Малик Абдулазянов 2024 елның абсолют җиңүчесе итеп танылды. Ә Шамил Ибраһимов, Платон Полуян, Артур Бадалян һәм Дарья Елаева турнирның җиңүчеләре исеменә лаек булдылар.

Турнирны оештыручылар җиңүчеләргә тантаналы рәвештә кубоклар, дипломнар һәм акчалата призлар тапшырды. Кыскасы, бәйгедән беркем дә бүләксез китмәде – барлык катнашучылар да автономия белән спонсорларның бүләкләрен алу бәхетенә иреште.

«Турнирны быел да Ульяновск өлкәсенең шахмат федерациясе белән берлектә оештырдык. Муса Җәлил истәлегенә багышланган бәйгедә балаларның елдан-ел күбрәк катнашуына шатланабыз. Киләсе елда яшь шахматчылар өчен аерым турнир оештыру нияте бар. Форсаттан файдаланып, әлеге чараны үткәрүдә ярдәм иткән спонсорларга – юмарт малтабарлар Нурали Латыйпов белән Рафаэль Закировка ярышларда катнашучылар исеменнән рәхмәт сүзләре юллыйм», - ди «Ак тулпар» клубы рәисе, турнирның төп спонсоры Камил Мусин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100