news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновскиның «Өмет» газетасы: Татар автономиясе нәтиҗәле эшләү үрнәге күрсәтә

Ульяновскиның «Өмет» газетасы: Татар автономиясе нәтиҗәле эшләү үрнәге күрсәтә
Фото: "Өмет" газетасы, https://emet73.ru

Ульяновскиның «Өмет» газетасында Рузия Хәлимованың «Татар автономиясе нәтиҗәле эшләү үрнәге күрсәтә» дигән язмасы чыкты.

Ульяновскиның Татар мәдәният үзәгендә өлкә татар милли-мәдәни автономиясе башкарма комитетының ел нәтиҗәләренә багышланган киңәйтелгән утырышы узды.

Автономия активистлары утырыш башланыр алдыннан фойеда татарча дәреслекләр, уку-укыту әсбаплары күргәзмәсе белән таныштылар. Әлеге китапларны кичә генә Казаннан, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан алып кайттык, алар шушы көннәрдә өлкә мәктәпләренә, балалар бакчаларына таратылачак, диде автономия рәисе Рамис Сафин. Биредә шулай ук «Өмет» газетасына язылу мөмкинлеге тудырылган иде. Дөрес, язылырга теләүчеләр бармак белән генә санарлык иде, күбесе, мин күптән язылып куйдым, дип акландылар.

Башкарма комитет утырышы өлкә автономиясе белән «Өмет» газетасы редакциясе тарафыннан үткәрелгән «Ел китабы-2023» конкурсына нәтиҗә ясау белән башланып китте. Җирле язучыларыбыз Шәфикъ Иматдинов, Рәшит Шабакаев, Фазылҗан Алиуллов, Рифат Бульхин, Рәсимә Шакирова белән Азат Вахитовка автономиянең сертификатлары тапшырылды.

Аннары утырышта катнашучылар ел дәвамында башкарылган милли эшләр турында видеофильм карадылар. Өлкә һәм район Сабантуйлары, Татар теле һәм мәдәнияте көннәре, «Әпипә» һәм «Сембер җыры» конкурслары, Бөтендөнья «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасының күчмә утырышы – болар барысы да төбәгебез татарлары тарихына кереп калган мөһим вакыйгалар, диде мохтарият җитәкчесе Рамис Сафин.

Губернатор урынбасары Александр Коробко регион башлыгы Алексей Русскихның кайнар сәламен һәм милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту буенча актив эш алып барган өчен рәхмәт сүзләрен ирештерде. Рамис Сафин җитәкчелек иткән татар автономиясе - бездә иң актив, иң нәтиҗәле эшләүче милли оешмаларның берсе, диде ул.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәзил Зиннәтуллин исә Милли шура рәисе Васил Шәйхразыевның Сембер татарларына сәламен һәм рәхмәтләрен җиткерде. Бүген ата-аналар арасында аңлату эшләрен активлаштыру бурычы тора, алар мәктәп директорлары исеменә гаризалар язып, балаларын татар теле дәресләренә, түгәрәкләргә йөртсеннәр иде, диде БТК вәкиле. Ул шулай ук милли оешмалар җитәкчеләрен татар конгрессы үткәргән төрле бәйгеләрдә һәм грантлар конкурсларында катнашырга өндәде.

Ульяновск өлкәсе мөфтие Илдар хаҗи Сафиуллин татарларның күпчелек өлеше диннән ерак булуы, мәчетләргә йөрмәве турында борчылып сөйләде. Без мәчетләрдә татар теле курслары ачабыз, чөнки ана теле – ислам динен, ә динебез туган телне саклый, дип белдерде мөфти хәзрәтләре. Ульяновскиның Үзәк Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Сафин үзләрендә татар теле түгәрәге оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашты. Бүген кырыктан артык бала дин сабакларына да, ана теле дәресләренә дә йөри, диде ул.

Хәзрәт яңалыгы белән дә уртаклашты: районның ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре татар-мөселман яшьләренең никахын мәчеткә килеп рәсми рәвештә терки башлаганнар. Ишеевка бистәсе мөгаллимәсе Сания хаҗия Хисаметдинова да быел мәчет карамагында татар теле курслары ачып җибәрүләре хакында хәбәр итте. Төрле яшьтәге унике бала дәресләргә бик теләп йөри икән. Бу уңайдан Чардаклы районы Үрән авылыннан мәдәният ветераны Гөлсинә Герасимованың да тәкъдиме урынлы яңгырады. Ул татар авыллары китапханәләрендә төрле буын вәкилләре өчен татар теле курслары оештырырга кирәк дип саный.

Аннары автономиянең бүлек җитәкчеләре ел дәвамында башкарылган эшләре турында отчет биреп, киләчәккә планнары белән уртаклаштылар. Ульяновск өлкә мәгариф үсеше институты баш белгече Әлфия Абутдинова Иске Кулаткы районы мәктәпләрендә ана телен өйрәнү өчен сәгатьләр санын арттыру чарасын күргән өчен район башлыгы Лилия Богдановага рәхмәтен юллады. Ул шулай ук шәһәребезнең 34 нче гимназиясендә татар теле түгәрәге алып баручы Фаил Мударисовның фидакарь тырышлыгына соклануын белдерде.

«Мәләкәс районы Филип авылы урта мәктәбендә 35 татар баласы исәпләнсә дә, ана теле фән буларак өйрәнелми. Чынлы районы Кәшә авылы мәктәбендә 35 татар баласы укый, шуларның 20се генә татар теле дәресләренә йөри. Яңа Малыклы районы Урта Исәнтимер урта мәктәбендә 39 татар баласы белем алса да, ана телен өйрәнү өчен сәгатьләр саны бик тә аз каралган. Соңгы елларда бу мәктәп балалары өлкәдә үткәрелгән чараларда бөтенләй катнашмыйлар», - дип борчылуын җиткерде Әлфия Абутдинова.

Ульяновскиның Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина яшь буында милли үзаң һәм горурлык хисе тәрбияләү максатында халык авыз иҗаты, күркәм йолаларыбыз чагылыш тапкан чараларны ешрак үткәрергә киңәш итте.

«Үткән елда без җирле автономияләр белән берлектә дистәгә якын районда Татар теле һәм мәдәнияте көннәре уздырдык. Күпчелек авыл районнарындагы татар иҗат коллективларының, сәнгать осталарының милли костюмнарын яңартасы иде», - диде ул.

Татар хатын-кызларының «Ак калфак» оешмасы рәисе Кәримә Алиуллина районнарда гүзәл затларыбыз белән актив эшләүчеләргә – Илүсә Коломак, Гөлсинә Герасимова, Рәйсә Шакурова, Гөлнәфис Сәхәбетдинова, Римма Афандеева, Гөлшат Шарафутдинова, Рузия Хәлимова белән Җәмилә Мифтаховага рәхмәтләрен җиткерергә ашыкты. Менә шушы фидакарь кешеләребез йола бәйрәмнәрен дә үткәрәләр, СВО зонасына гуманитар ярдәм җыеп та озаталар, диде ул.

Ульяновск өлкәсенең татар язучылары берләшмәсе җитәкчесе Шәфикъ Иматдинов 2024 елда «Сембер язлары» әдәби альманахының чираттагы чыгарылышын нәшер итәргә һәм оешманың 30 еллыгын билгеләп үтәргә җыенулары турында хәбәр итте.

«Өмет»нең җаваплы секретаре Рузия Хәлимова да 2024 елга редакциянең иҗади планнары белән бүлеште. «Яңа елдан татар авылларына багышланган сәхифәләр чыгара башлыйбыз. Бу эшне Чардаклы районы Папау авылыннан башларга булдык. Ә Президент тарафыннан игълан ителгән Гаилә елы һәм «Өмет»нең 35 еллыгы уңаеннан «35 еллыкка - 35 татар гаиләсе» дигән махсус рубрика ачып җибәрәбез», - диде ул.

Мөселман хатын-кызлар союзы җитәкчесе Асия хаҗия Мөлекова яңа уку елы башланыр алдыннан «Дин дәресләре мәктәбе»нә шәкертләрне укырга чакырып мөфтият исеменнән белдерү бирмәүдә «Өмет» газетасы редакциясен гаепләде. Өлкәбез мәчетләре һәм мәдрәсәләрендә дин сабаклары укытучы мөгаллимнәргә, шул исәптән Асия хаҗиягә дә күптәннән билгеле: «Өмет» газетасында дини эчтәлектәге барлык мәкаләләр, белдерүләр һәм игъланнар өлкә мөселманнарының региональ диния нәзарәте рөхсәте, шәхсән мөфтинең имзасы булган очракта гына басыла. Дөресен әйткәндә, бу нәкъ шулай булырга тиеш тә бит. Һәр нәрсәдә, шул исәптән дин эшләрендә дә тәртип булырга һәм хуҗа да бер генә булырга тиеш.

Губернатор администрациясенең милли һәм дини мәсьәләләр буенча идарәсе начальнигы Сергей Паховский милләттәшләребезне агымдагы елның мартында узачак Россия Президентын сайлауларда активлык күрсәтергә чакырды.

«Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе Россия күләмендә иң нәтиҗәле эшләүче милли оешма булып танылды. Бу – Рамис Фарук улы Сафин әйдәп барган барлык активистларның тырышлыгы нәтиҗәсе. Татар автономиясе ел дәвамында үткәргән милли-мәдәни чаралар саны буенча беренче урында тора. Сезнең оешма бу яктан башка автономияләргә һәм милли-мәдәни җәмгыятьләргә үрнәк күрсәтә», - диде Сергей Паховский.

Мохтариятнең җирле бүлекчәләре активистларына өлкә татар милли-мәдәни автономиясе һәм Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Вакытлары белән исәпләшмичә милләтебезгә хезмәт итүче барлык фидакарь кешеләргә, милләт эшләренә хәләл малларыннан өлеш чыгаручы бизнесменнарыбызга чын күңелдән рәхмәт, диде Рамис Сафин.

Быел Сенгилей, Мәләкәс районнары һәм Димитровград шәһәр татар милли-мәдәни автономияләре җитәкчеләре булып сайланган Зөфәр Низамов, Азат Мидаров белән Марат Валиевка таныклыклар тапшырылды. Алар шулай ук бертавыштан автономиянең башкарма комитеты составына кертелделәр.

Башкарма комитет әгъзалары 2024 елга автономиянең эш планын расладылар. Әлеге план Ульяновск өлкә Хөкүмәте, мәгърифәт һәм тәрбия министрлыгы, сәнгать һәм мәдәни сәясәт министрлыгы, шәһәр хакимияте, Бөтендөнья татар конгрессы һәм федераль татар милли-мәдәни автономиясе белән хезмәттәшлек итүне күздә тота.

«2024 елда безне зур вакыйгалар көтә. Өлкәнең алты районында, шул исәптән Иске Майна һәм Радищево районнарында Татар теле һәм мәдәнияте көннәре узачак. Өлкә язучылар берләшмәсе 30 еллыгын билгеләп үтәргә җыена, «Чишмә» телевизион тапшырулары белән «Өмет» газетасына 35 яшь тула. Шулай ук өлкә һәм район Сабантуйларына да әзерләнәбез. Милли эшләребез өчен өлкә бюджетында грант акчалары каралган. Губернаторыбыз Алексей Русских Милләтләр советы утырышында әнә шул хакта хәбәр итте. Шәһәр башлыгы Александр Болдакин белдерүенчә, Ульяновск бюджеты хисабыннан да автономияләргә субсидияләр бүлеп биреләчәк», - диде Ульяновск өлкәсе татарларының лидеры Рамис Сафин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100