Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ульяновскиның «Өмет» газетасы сыр ясаучы татар гаиләсе белән таныштыра
Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасында «Булдыклы татар гаиләсе» дигән язма чыкты.
Губернатор Алексей Русских Барыш районына эш сәфәре вакытында «Хезмәт сөючән гаилә» төбәк проектында катнашучы Тибаевлар гаиләсендә кунакта булды. Гаилә башлыгы Ринат, әниләре Зимфира, кызлары Динара, уллары Самат белән Зиннур – барысы да сыр ясау белән шөгыльләнә.
«Starotimoshkino cheese» дип исемләнгән гаилә брендының тарихы 2019 елда башлана. Бу эшне алар социаль контракт рәвешендәге дәүләт ярдәмендә башлап җибәрә. Үз эшләрен яңа гына башлаган эшмәкәрләр беренче соцконтракт акчасына шәхси хуҗалыкка мөгезле эре терлек сатып ала. Ә инде икенче соцконтракт хисабына сыр ясау өчен кирәкле булган җиһазларны (маслобойка, сыр өчен формалар, вакуумлы упаковщик, бидоннар һ.б.) юнәтәләр.
Гаилә бизнесы тиз арада тернәкләнеп, алга китә. «Сыр тавы»ның хуҗабикәсе Зимфира Тибаева танылган осталарга махсус курсларга йөреп, сыр ясау серләрен үзләштерүе, әзер продукциянең ассортиментын һәм сату географиясен киңәйтүләре турында тыйнак кына сөйли.
Бүген Тибаевлар гаиләсе төрле төрдәге ярым каты һәм йомшак сырлар, шулай ук сөт ризыклары – качотту белән адыгей сыры, чечил, моцарелла, сулугуни, эремчек сыры һәм камамбер, атланмай һәм сөт, кефир, йогурт, эремчек һәм каймак җитештерә. Тибаевлар эшләп чыгарган товарны Ульяновск өлкәсендә генә түгел, башка регионнарда да бик теләп алалар.
Хәзерге вакытта Тибаевлар үзләренең продукциясен сертификацияләү өчен документлар рәсмиләштерү белән мәшгуль.
«Без киләчәктә дә өлкә халкына финанс ярдәм күрсәтәчәкбез. Быел 514 социаль контракт төзелде инде. Социаль контрактлар ульяновскилыларга гаиләнең керемнәрен арттыру һәм яраткан шөгыльләрен үз эшләренә әверелдереп, шәхси ярдәмче хуҗалыкларын киңәйтү мөмкинлеге бирә», - диде Алексей Русских.
Балалары булган гаиләләргә финанс ярдәме күрсәтү – «Демография» илкүләм проектының төп юнәлешләреннән берсе. Быел социаль контрактлар төзү өчен 580 миллион сум акча каралган, шуның 463,8 миллион сумы федераль бюджеттан бүлеп бирелә.»Үз сырыбызны җитештерүне җайга салу турында күптәннән хыяллана идем. Дәүләт ярдәмендә бу эшне башлап җибәрдек. Узган елда соцконтракт хисабына сыр ясау өчен кирәкле җиһазлар сатып алдык. Губернаторга, Хөкүмәткә зур рәхмәт әйтәсем килә», - ди күп балалы ана Зимфира Тибаева.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз