Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ульяновскиның милли китапханәсенә татар телендә 40 яңа китап бүләк ителде
Ульяновскиның 17нче модельле милли китапханәсендә Яңа ел бәйрәме якынлашып килүе уңаеннан агымдагы елда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясауга һәм киләсе елга планнар коруга багышланган кичә узды, дип яза «Өмет» газетасы.
Милләтара Яңа ел бәйрәмендә милли-мәдәни автономияләр җитәкчеләре, милли телләрдә нәшер ителүче газеталар журналистлары, җирле язучылар, мәдәният хезмәткәрләре, ана теле укытучылары катнашты.
Кунакларны өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин, «Өмет» газетасының баш мөхәррире Исхак Хәлимов, Татарстан Язучылар берлегенең Ульяновск бүлеге рәисе Шәфикъ Иматдинов, Яңа шәһәрнең Ислам мәдәни-агарту үзәге җитәкчесе Рафаэль Назмутдинов сәламләде. Мохтарият рәисе китапханә фондына 40 яңа татарча китапны бүләк итеп тапшырды һәм милләт җанлы китапханәче Гөлфия Сәмигуллинага рәхмәт сүзләрен ирештерде, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз