news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновскиның Мәләкәс татар автономиясе рәисе Азат Мидаров Мәләкәс районы башлыгы булды

Ульяновск өлкәсе Мәләкәс районының яңа башлыгы итеп Азат Мидаров сайланды. Ул 2023 елдан Мәләкәс районы татар милли-мәдәни автономиясе рәисе вазифасында да эшли. Бу хакта Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасы телеграм-каналында хәбәр ителә.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, Азат Мидаров иҗтимагый оешмада эшли башлаганнан бирле үзен мохтарият әгъзаларының барлык проблемаларына игътибарлы җитәкче буларак күрсәтте. Моисеевка, Сабакай һәм Филипповка авылларының хатын-кызлар вокаль коллективлары өчен милли киемнәр тектерделәр. Мәләкәс районы өлкә Сабан туе бәйгесендә 1 урынны алды. Мәләкәс районының 95 еллыгы бәйрәмендә татар ишегалды шулай ук «Милли гореф-гадәтләрне саклау» номинациясендә призёр булды.

«Алда татар халкының телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү, шулай ук районның иҗат коллективларын берләштерүдә зур планнарыбыз бар. Азат Мидаровка туган ягыбыз Мәләкәс районына хезмәт итүдә уңышлар телибез», диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100