Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ульяновскиның «Ләйли-Җамал» мәчетендә мөслимәләр белән очрашу узган
Ульяновск шәһәренең Юго-Запад микрорайонында урнашкан «Ләйли-Җамал» мәчетендә мөслимәләр белән очрашу узган. Бу хакта «Өмет» газетасы телеграм-каналы хәбәр итә.
Очрашуда хиҗаб һәм якынлашып килүче Рамазан турында эчтәлекле сөйләшү булган. Кичәне «Биләр» мәдрәсәсе методисты Зөлфия ханым ачып җибәрә һәм хиҗаб турында мәгълүматлар бирә. Шунда ук яшь мөслимәләр дөрес итеп яулык бәйләү серләренә дә төшендерелә.
Глинат абыстай белән Рауза ханым дин юлына басулары, яулык бәйләп йөрүләре турындагы бик тә гыйбрәтле чыгышлар ясый. Мөгаллимә Гөлчәчәк ханым Тлявлина Рамазан аеның фазыйләтләре турында аңлатты, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз